Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадагы ял һәм мәдәният паркында 9 миллион 12 мең сумлык эш башкарылырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында яшел ял итү зоналарын төзекләндерү буенча күләме һәм әһәмияте зур булган программа тормышка ашырылачак. Республика Президенты фикер йөртүенчә, паркларны һәм скверларны төзекләндерү халыкта яңача ял итү мәдәниятен формалаштыра. Һәр кешенең үз күңеленә хуш килердәй...

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында яшел ял итү зоналарын төзекләндерү буенча күләме һәм әһәмияте зур булган программа тормышка ашырылачак.

Республика Президенты фикер йөртүенчә, паркларны һәм скверларны төзекләндерү халыкта яңача ял итү мәдәниятен формалаштыра. Һәр кешенең үз күңеленә хуш килердәй шөгыль табарлык шартлар тудырылырга тиеш. Шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән табигатьтә ял итү бергә кушылып, яшел зоналар җәмгыять тормышының яңа чыганаклары булачак.

Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласындагы паркларны төзекләндерү буенча проектлар тәкъдим ителде. Президент әлеге идеяләрне хуплады, әмма, реконструкция эшләренә керешкәнче, халык белән фикерләшергә кушты. Проектлар турында гамәви фикерләүләр башланды инде.

Районыбызда ял итү - күңел ачу урыннары юк дәрәҗәсендә. Шуны күздә тотып, аңа хәзерлек эшләре узган ел ук башланган иде. Халык телендә Ленин бакчасы дип йөртелгән скверда язлыкта агачлар утырттылар, элеккеге һәйкәл урынын тәртипләп куйдылар. Быел исә биредә эш тагын да җанланып китте - район бюджеты хисабына брусчаткадан киң тротуарлар ясалды, эскәмияләр куелды. Бакчаның тигез булмаган өлешләрен тәртипкә китергәннән соң, анда үлән чәчеп, чәчәкләр утыртасы, капка куясы гына калды. Бакчада инде ял итеп утыручы, кулларына китап тоткан яшь кызларны, эскәмиядә сөйләшеп утырган әбиләрне күреп күңел сөенеп куя.

"Парк һәм скверлар елы" программасы кысаларында Кукмарадагы ял һәм мәдәният паркында 9 миллион 12 мең сумлык эш башкарылырга тиеш. Паркны төзекләндерү узган ел ук башланды. Оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр көче белән берничә көн дәвамында өмә үткәрелде: кирәксез агачлардан, чүп-чарлардан чистартылды, балалар өчен уен мәйданчыгы куелды.

-4 гектардан артык мәйданны биләгән ял паркы инде күптәннән төзекләндерүгә мохтаҗ иде, -ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Башкарыласы эшләр бик күп. Территорияне әйләндереп алу өчен коймаларга заказ бирелде. Паркка керү өлеше үк үзенә җәлеп итәргә - матур капка, брусчатка җәелгән тротуарлар булырга тиеш, дип планлаштырабыз. Узган ел киселгән агач төпләрен алганнан соң, тәртип белән затлы агачлар утыртырга, аллеялар ясарга уйлыйбыз. Футбол, волейбол уйнау өчен, массакүләм чаралар үткәрү өчен мәйданчыклар төзеләчәк. Киләсе елларда балалар өчен җәйге кафе да эшли башлар әле. Гомумән, парк кукмаралыларны гына түгел, районыбыз кунакларын да үзенә җәлеп итәрлек ял итү урынына әверелсен өчен киң масштаблы эш көтелә.

Ял паркы кичләрен мәйданчыкта мәш килүче бала-чага тавышына күмелә. Берничә төрле атынгычларда, карусель-турникларда алар рәхәтләнеп уйный. Әмма кайбер карусельләр коры җиргә генә беркетеп куелганлыктан, яхшылап урнаштырып куюны таләп итә. Балалары, оныклары уйнаганда күз-колак булып торучы өлкәннәр өчен утырып торырга берничә эскәмия куелса да яхшы булыр иде. Парк тирәсеннән үтеп киткәндә арканлап куелган сыер, иректә йөрүче кәҗәләр күзгә ташлана. Малларны иркенгә чыгару ярамаганлыгы турында кат-кат әйтелгән, язылган булса да, кайберәүләрнең моңа исләре китми.

Кукмараның Җиңү паркы каршындагы паркка, андагы мәйданчыкка да быел әлеге программа кысаларында реконструкция ясалачак. Бу эш өчен республика бюджетыннан 4 миллион 396 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Район җитәкчелеге тарафыннан халыктан җыелган үзкертем акчаларына һәрбер авыл җирлекләрендә балалар өчен ял итү мәйданчыклары булырга тиеш, дигән фикер әйтелгән иде. Вахит авылында инде мәйданчык эшләнеп, куллануга тапшырылды. Башка җирлекләр дә эшне тизләтсен иде: балаларның җәйге каникуллары башланды бит.

Ленин бакчасына һәм Мичурин урамындагы ял паркына исем кушу буенча конкурс игълан ителгән иде. Ял паркына "Заман", "Хыял", "Яшьлек", "Сириус" (иң якты йолдыз) дигән тәкъдимнәр килде. Кукмарада яшәүче Тимергаян абый Габидуллин исә Ленин бакчасының элеккеге исемен калдыру яклы. "Адәм баласына да бер генә тапкыр исем кушыла. Ул шушы исем белән Кукмара тарихына кереп калган бит инде. Безнең бу бакчада яшьлегебез үтте. Булачак тормыш иптәшем белән дә биредәге кичке уенда танышкан идек. 45 ел матур гомер итәбез.Заманында бакчадагы 2-3 уенлыкка поселок яшьләре җыела, аларга итек, тегү, мех фабрикаларыннан кичке сменадан чыгучылар килеп кушылалар иде",- дип хатирәләре, фикерләре белән уртаклашты ул. Газета укучыларыбыздан бу темага тагын фикер-тәкъдимнәр көтеп калабыз.

2015 елда Татарстанда барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максаттан республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча шәһәрләргә һәм районнарга җибәрелгән. Элеккеге яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын булдыру планда тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев