Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу факты буенча 29 беркетмә төзелгән

Полиция хезмәткәрләре бик мөһим булмаган очракта урамга чыкмаска һәм өйдә торырга чакыра.

Кукмараның полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу факты буенча 29 беркетмә төзеде. Бу турыда Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә хокук сагында торучылар тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу факты буенча 29 беркетмә төзелде. Ике категория гражданнар тикшерелә. Беренчеләре – гади үзизоляциләү режимында, икенчеләре ике атналык карантинда булучылар. Икенче төркемгә чит илдән кайтучы - 3, авыру кешеләр белән контактта булган 7 кеше керә. Алар һәрдаим полициянең контролендә», - дип ачыклык кертте Рамил Нургалиев.

Полиция хезмәткәрләре җәяүлеләрдән һәм шоферлардан СМС-хәбәр аша килгән, хәрәкәт хокукын бирә торган уникаль рөхсәт кодын һәм эш бирүче тарафыннан тиешенчә рәсмиләштерелгән белешмәләрне тикшерәләр, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозарга ярамаганлыгын аңлаталар, тиешле кагыйдәләрне үтәргә чакыралар.

Алдан хәбәр ителгәнчә, коронавирус куркынычы таралу белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе нигезендә республикада патруль тагын да көчәйтелде. Контрольнең көчәйтелүе штабның «кайнар линия»сенә татарстанлылардан урамда халыкның күп булуы турындагы күпсанлы шалтыратулар алыну белән бәйле.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев