Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе бара

Аның төп максаты - мөмкинлеге һәм теләге булганнарны үзләре белем алган уку йортларын яңа уку елына әзерләү өчен ярдәм кулы сузуга җәлеп итү. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Село Чура мәктәбенең элеккеге өч чыгарылыш укучысы мәктәпкә 32 мең сумга якын акча биргән. Шулай ук шәхси эшмәкәр Владимир Аввакумов та...

Аның төп максаты - мөмкинлеге һәм теләге булганнарны үзләре белем алган уку йортларын яңа уку елына әзерләү өчен ярдәм кулы сузуга җәлеп итү. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Село Чура мәктәбенең элеккеге өч чыгарылыш укучысы мәктәпкә 32 мең сумга якын акча биргән. Шулай ук шәхси эшмәкәр Владимир Аввакумов та Кукмара өченче урта мәктәбенә һәрдаим ярдәм итеп тора икән, быел да ул акциягә үз өлешен керткән. Калган райондашларыбыз, якташларыбыз да акциядән читтә калмасыннар, үзләре белем һәм тәрбия алган мәктәпләренә аз булса да ярдәм күрсәтсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев