Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

Көн тәртибенә юллардагы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде.

Район Мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Казан шәһәрендә ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учрежденисенең профилактика бүлеге начальнигы урынбасары Наил Агишев катнашты. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин алып барды.

Көн тәртибенә юллардагы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде.
Кукмара районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча башкарылган эшләр белән район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев таныштырды.

«Быелның ун аенда район территориясендә 23 юл фаҗигасе булды, аларда ике кешенең гомере өзелде, 29 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмарада – биш, ә авыл җирлекләрендә өч һәлакәт теркәлде. Бәлага китергән төп сәбәпләр булып бәрелешү, әйләнү, җәяүлеләрне, велосипедчыны бәрдерү, юлдан төшү тора. Балалар катнашында биш юл һәлакәте булды, аларда алты бала зыян күрде», - диде ул.

Рамил Нургалиев юлларда иминлекне тәэмин итү буенча башкарылган эшләр, акцияләр турында да сөйләде, төгәл мисаллар китерде. Шулай ук ул яктылыкны кире кайтаручы җайланмаларның кеше гомерен саклап калудагы роленә дә тукталды.

Утырышта районның яшь юл хәрәкәте инпспекторлары отрядларының эшчәнлекләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышында каралган беркетмәләр, юл фаҗигасендә катнашкан балалар, Кукмара шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча башкарылган эшләр, мәктәп укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау турында да сөйләнелде. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учрежденисе бүлекләренең эшчәнлеге һәм проблемалы мәсьәләләр турында Агишев Наил Сәгыйдулла улының чыгышы тыңланды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев