Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Йолдызлар кубогы” хоккей турниры бара

Турнирда барлыгы алты команда катнаша

“Олимп” Боз сараенда шайбалы хоккей буенча төбәкара турнир уза. “Йолдызлар кубогы” дип аталучы бу турнирда Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан эчке эшләр министрлыгы, республика Югары судының “Фемида”, Казанның “Чайка”, Сосновканың “Витязь” һәм Кукмараның ветераннар командалары катнаша.

Хоккейчыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең урынбасары Максим Беляев, Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров, Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиевлар сәламләп, уңышлар һәм матур уен күрсәтүләрен теләде.

- Без бүген кунакчыл Кукмарада. Турнир барыбыз өчен дә бәйрәм булсын, бозга чыккан һәркем уеннан рәхәтлек алсын иде, - диде Максим Беляев, ачылу тантанасында.

- Безнең Кукмарага беренче тапкыр гына килүебез түгел, үткән ел да әлеге турнирда катнашкан идек, - диде Казанның “Чайка” командасы уенчысы Фоват Сафин. – Иң мөһиме - җиңү түгел, ә уенда катнашу. Командалар барысы да көчле, һәммәбезгә дә уңышлар телим.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk