Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче үзбәкстанлылар үз Президентлары өчен тавыш бирде

Сайлауларда катнашу өчен 21 кеше теләк белдерде.

Үзбәкстанлылар 24 октябрьдә үз Республикасы Президентын сайлаячак. Татарстан Республикасында, шул исәптән Кукмара районында яшәүче яки вакытлыча торучы үзбәкстанлылар да сайлауларда тавыш бирәчәк. 14 октябрьдән алдан тавыш бирү башланды. Ул 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  

Кукмара районында теркәлеп яшәүче Үзбәкстан гражданнарына 16 октябрьдә Саба районында сайлау мөмкинлеге тудырылды. 

«Сайлауларда катнашу өчен 21 кеше теләк белдерде. Аларны алып бару өчен ике автобус билгеләнде. Тавыш бирү Саба районы Мәдәният йортында сәгать 17.00дән 20.00гә кадәр узды», - дип хәбәр итте Кукмара Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара Гареева.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X