Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче тыл ветераны Зәйнәп Хөсәенова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлады

Бүген Кукмарада яшәүче тыл ветераны Зәйнәп Хөсәенова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул батырлык, ныклык һәм хезмәт сөючәнлекнең якты үрнәге булып тора. Әлеге истәлекле датаны ветеран үзенең якыннары янында каршылый. Юбилярны котларга район башлыгы Сергей Димитриев, “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин һәм башкалар килгән иде. 

Зәйнәп апа Әсән-Елга авылында дөньяга килгән. Ул 14 яшьтән төрле эшләрдә хезмәт куйган: сугыш елларында урман егуда катнашкан, Ватан өчен тир түккән. 35 ел “Әсәнбаш” хуҗалыгында эшләгән.

“Минем тормыш хезмәт белән үтте, вакытны бушка уздырмадык”, - ди юбиляр. Ул әле дә тик торырга яратмый, йорт-кура тирәсендә булыша, гөлләр үстерергә ярата, намаз укый. 

Зәйнәп апа тормыш иптәше Шәрифҗан абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, ире генә бүген алар арасында юк. Бүгенге көндә юбиляр кызының гаиләсе белән гомер кичерә. Ә тугыз оныгы һәм оныкчыгы әбиләрен сөендереп торалар.
 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk