Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче Шакир Зәкиевны 90 яшьлеге белән район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады (+Фоторепортаж)

Бүген Кукмарада яшәүче Зәкиев Шакир Зәки улы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Шакир абыйны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Ирина Кисиль, "Тылсым" үзәге җитәкчесе Нурсөя Мөбарәковалар да юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр. Юбиляр...

Бүген Кукмарада яшәүче Зәкиев Шакир Зәки улы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Шакир абыйны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Ирина Кисиль, "Тылсым" үзәге җитәкчесе Нурсөя Мөбарәковалар да юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Юбиляр улы Наил, килене Гөлфия гаиләсендә яши. Аның биш улы, 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Шакир Зәкиев киез итек-киез комбинатында 20 ел эшләп лаеклы ялга чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk