Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче педагогик хезмәт ветераны Гайшә Шәрапова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Ул гомеренең 42 елын балаларга белем бирүгә багышлаган


Кукмарада яшәүче педагогик хезмәт ветераны Гайшә Шәраповага бүген 90 яшь тулды.

Ул Купка авылында дөньяга килгән. 42 ел Зур Кукмара мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куйган: балаларны укырга һәм язарга өйрәткән, туган илгә мәхәббәт тәрбияләгән.

Фәтхрахман абый белән алар 5 балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше инде вафат. Бүгенге көндә Гайшә Шәрапова кызы Лилия белән яши.

Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар тәбрикләде, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Юбилярга нык сәламәтлек, балалары, онык һәм оныкчыклар янәшәсендә озак еллар яшәвен теләделәр.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X