Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче Әминә апа Закирова бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә (фото)

Әминә апа күркәм яшенә карамастан, бик яхшы хәтерле, тормышында булган вакыйгаларны көненә хәтле искә алып сөйли

Әсән Елга авылында дөньяга килеп, хәзерге көндә Кукмарада яшәүче Әминә апа Закирова бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм башкалар да котлады.
Әминә апа өлкән яшьтә булуына кармастан, бик яхшы хәтерле, тормышында булган вакыйгаларны көненә хәтле әйтеп сөйли, бергә эшләгән иптәшләрен дә исемләп искә ала, биш вакыт намазны да калдырмый.
- Аллага шөкер, тормышымнан зарланмыйм, барысын да күрдек, әмма бирешмәдек. Бүгенге көндә матур, рәхәт тормышта яшим. Янымда кызым, киявем, туганнарым бар. Аллаһы Тәгалә минем беренче тәрбиячем булса, кызым – икенчесе, рәхмәт аңа.
Әминә апа гомере буе төрле оешмаларда бухгалтер булып эшләгән. Электән газета-журналлар укырга яраткан. “Унбер төрле басмага языла идем, әкренләп кими-кими бергә калды, инде ике ел күзем начарланганга, хәзер менә берне дә укып булмый”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X