Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Яңа ел бизәкләрен күрдегезме әле?

Бу матурлыкны машина тәрәзәсеннән генә тамаша кылып бәяләрлек түгел. Шул тирәдән кат-кат әйләнеп, һәр чыршы янында туктап, күңелеңә уңай энергия җыярга кирәк.

Елның соңгы атнасын вакладык, озакламый бәйрәм курантлары өченче меңьеллыкның 19нчы елы башлануын хәбәр итәр. Һәркем үтеп киткән көннәргә йомгак ясар. Кайберәүләр өчен бу эт елы чын этлеген итте: күп борчу-мәшәкатьләр, югалтулар алып килде, кемнедер өреп озатты, икенчеләрен уңышлар, яңа табышлар белән сөендереп, дустанә мөнәсәбәтен күрсәтте. Нинди генә булса да – яхшымы, яманмы, бу ел инде тарихта гына калыр. Хәзер исә без киләчәккә өметләр баглыйбыз, атна-ун көнгә сузылачак бәйрәмнәргә әзерләнәбез, күңелебезне шул ритмга көйлибез.

Бәйрәм рухы ноябрь башларында ук сизелде: әле җиргә кар да төшмәгән иде, ә инде телевидениедә үзәк каналлар яңа елга кагылышлы реклама роликларын әйләндерергә керештеләр. Декабрь башларында шәһәребезнең төрле оешма-предприятие, көнкүреш объектлары, кибет биналарында утлар кабына, гирляндалар ялтырый башлады, кар сыннары пәйда булды.

Шәхсән үзебез күршеләребез – элеватор коллективының тырышлыгына сокланабыз. Территорияләре каршында үсеп утыручы, районның үзәк чыршысына да биргесез купшы ылысбикәне  нинди матур итеп бизәп куйдылар. Ә иң өстә янып торучы кызыл йолдызын күр! Металл савыт-саба заводы тирәсендәге матурлык яныннан да битараф кына узып китеп булмый. Заводка керү юлында  мәгърур Кыш бабай белән Кар кызы үтеп баручыларны сәламлиләр. Яннарындагы боланга җигелгән чана аларның икесен дә сыйдырышлы түгел икән үзе, күрәсең, коллективның уңышлары өчен сөенүдән, горурланудан җыйнак гәүдәләре монда килгәч кенә үсеп-зураеп киткәндер. 

Район Мәдәният йорты каршысы да сихри, әкияти манзарага әверелде. Бу матурлыкны машина тәрәзәсеннән генә тамаша кылып бәяләрлек түгел. Шул тирәдән кат-кат әйләнеп, һәр чыршы янында туктап, күңелеңә уңай энергия җыярга кирәк.

Көнчыгыш календаре буенча, киләсе елга сары җир дуңгызы белән янәшә атлаячакбыз икән. Шуңа мәктәп, балалар бакчалары, башка учреждениеләр тирәсендә әлеге мыркылдыкның сыннары пәйда була башлады. Безнең халык бу хайваннарны бик өнәп бетермәсә дә, балачакта Ниф-Ниф, Нуф-Нуф, Наф-Наф исемле дуңгыз балалары турында әкиятләр укып, мультфильмнар карап үскәнгәме, аның образы күңелгә беркатлы, шаян-шук, җиңелчә холыклы булып кереп калган.Кемнең “дуңгызы” ничек мыркылдар, ни кыланыр, анысын вакыт үзе күрсәтер. Барыбызга да җиңеллек, күңел тынычлыгы алып килсен иде ул.

Әйткәнемчә, күпләребезнең тормышына инде бәйрәм рухы үтеп керде. Бигрәк тә балалар сөенә, әйләнә-тирәдәге бер генә үзгәреш тә, кеше кулы белән тудырылган бизәлеш тә алар күзеннән читтә калмый. Матурлыкны күрә белү өчен маңгай күзләре генә түгел, күңел күзләре дә кирәк шул. Ә инде “Бер атналык бәйрәм өчен нигә бу кадәр кыланырга, акча түгәргә кирәк?” - дип, ризасызлык белдерүчеләр өчен узган атнада табигать-анабыз матурлыкны бушка тудырды. Аның сихри осталыгы ярдәмендә көмешсыман бәс сарган агач-куакларга, җир ябынып яткан ак юрганга, кар өстенә сибелгән энҗе-мәрҗәннәргә сокланып бетәрлек түгел. Моны инде, никадәр тырышсаң да, заманча технологияләр ярдәмгә килсә дә, кеше кулы белән ясап-бизәп булмый. Без Кыш бабайдан көткән чын могҗиза шул үзедер!

фото: Артур Закиев, Эльвира Миннәхмәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев