Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукмарада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә узды

Биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин иде.

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, бүген Кукмарада авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Продукцияне фермерлар, эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итте.

Биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин иде.

Район башлыгы Сергей Димитриев ярминкәдә продукция сату барышы белән танышты, өлкәннәрнең кәефе белән кызыксынды

Район иҗат коллективлары әзерләгән вокал номерлары ярминкәгә бәйрәм рухы һәм күтәренке кәеф өстәде. Җырлар яңгырап торгач, сәүдә бик күңелле барды, шуңа күрә халык таралышырга ашыкмады: берәүләр концерт карады, икенчеләр танышлары белән аралашты.
 

Фото: Ризилә Корбанова, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев