Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Ватан Геройлары көнендә Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм веноклар куйдылар

Тантаналы митинг Җиңү паркында узды.

Бүген Кукмараның Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу бәйрәм Россиянең истәлекле көннәре тарихына күптән түгел — 2007 елда кертелгән.

Чарага җыелучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, район сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов сәламләде.

«Ватан Геройлары көне - ул гади бәйрәм генә түгел, ә истәлекле көн. Без үз гомерләрен тынычлык, җиңү, дан, Ватаныбыз намусы өчен бирүчеләрнең барысын да истә тотарга тиеш», - диде Азат Гарифуллин.

Бәйрәм митингында шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре, ветераннар, яшьармиячеләр, укучылар һәм бүгенге бәйрәмгә битараф булмаган барлык кешеләр катнашты. Алар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев