Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада урамнарны төзекләндерү эшләре дәвам итә

Гомуми төзелеш эшләренә 20 миллион сум акча каралган

Шушы көннәрдә Магистраль, Лобачевский, Луговая, Калинин урамнарындагы юл участокларына вак таш җәю эшләре тәмамланды.

Ремонтны Балтач районының юл-төзелеш оешмасы башкарган. Мастер Җәмил Мәрдановның сүзләренә караганда, юлларның озынлыгы якынча 3,510 чакрымны тәшкил итә. Якын арада Гагарин урамындагы юл участогына да вак таш түшәләчәк.

Хәзерге вакытта Казан шәһәренең төзелеш оешмасы эшчеләре Лобачевский һәм Яшьләр урамнарына тротуар ясый, аның озынлыгы - 600 метр. Төзекләндерү эшләре 1 сентярьдә төгәлләнәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Нияз Ризванов хәбәр иткәнчә, гомуми төзелеш эшләренә 20 миллион сум акча каралган.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X