Кукмарада укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бәйрәм булды (фото)
Бүген күппрофильле лицейда укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.
Анда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашып, районыбызның педагог-укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләде. Аларга эшләрендә уңышлар теләп, киләчәк буынны тәрбияләүдә хезмәтләренең зур булуын билгеләп үтте. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар та укытучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Һөнәри бәйрәм - ул иң яхшыларны бүләкләү өчен бер сәбәп тә булып тора. Бүгенге бәйрәмдә дә бүләкләнүчеләр бик күп иде: балаларга белем һәм тәрбия бирүдә күп көч куйган мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар.
Бәйрәм кунакларын күппрофильле лицей һәм Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары матур чыгышлары белән сөендерде.
Алсу ГАТАУЛЛИНА тексты һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев