Кукмарада укучыларның ата-аналары математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
Белемнәрен тикшерергә 60тан артык ата-ана килгән иде.
Бүген Кукмарада «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды. Чара Манзарас урта мәктәбендә оештырылды.
БДИның муниципаль координаторы Элизара Гавриленко сүзләренә караганда, белемнәрен тикшерергә һәм районда алтынчы тапкыр уза торган акциядә катнашырга 60тан артык кеше килгән иде. Быел БДИ математика фәненнән булды.
Белемнәрен тикшерергә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Әхмәдуллин да килде.
Имтиханга эләгү өчен чарада катнашучыларга паспортларын күрсәтеп, металл детектор аша узарга туры килде. Аннан соң кирәкле бланкларны тутырдылар һәм оештыручыларның күрсәтмәләрен тыңладылар.
Бүген Илгиз Сәләмов та үзен чыгарылыш сыйныф укучысы ролендә хис итте. Аның кызы Кукмара гимназиясендә укый икән.
«Мин үземне кызым урынында тоеп карарга теләдем. Мәктәпне 1994 елда тәмамладым — исемдә калганнарны яңартып карарга теләдем. Биремнәр катлаулы иде. Әмма алдан әзерләнсәң, аларны үтәү белән проблемалар булмаячак», - дип билгеләп үтте ул.
БДИ язуга бер сәгать вакыт бүлеп бирелде, ә нәтиҗәләр киләсе атнада билгеле булачак.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев