Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Уку бәйрәме” узды

Чарада матбугат хезмәткәрләре, китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр килгән иде.

Район үзәкләштерелгән китапханәсендә Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан “Уку бәйрәме” узды.

Очрашуга язучы-прозаик, драматург, шагыйрь, әдәбиятчы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов, якташыбыз, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, реклама һәм газетаны тарату буенча баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина, журналист Сәрия Мифтахова, газетаның реклама, җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегеннән Ләйлә Вәлиева, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, аны улы, танылган баянчы Булат Хисмәт, китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр килгән иде.

Чарада район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да катнашып, оештыручыларга үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде, якташыбыз Габделбәр Ризвановны күркәм юбилее белән тәбрикләп, “Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.

Очрашу чыгышлар белән үрелеп барды. Китапханәче Зөлфия Габдуллина белән Әсхәт Хисмәтнең җырлары, Булатның баянда өздерүе чарага тагын да ямь өстәде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk