Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде

Бүгенге көндә Кукмарада тәрбиягә бала алып үстерүче 22 гаиләдә - 40 бала, 32 опекун гаиләдә 39 бала тәрбияләнә.

Район Советы бинасында тәрбиягә бала алып үстерүче әти-әниләр катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиевалар сәламләде. Әтиләр көне уңаеннан Кукмарадан Рифхат Заһидуллин, Зур Сәрдектән Марс Мостафин, Поч.Сутердан Владимир Шәйфетдиновларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


- Бүгенге чарада катнашучылар - безнең иң актив, тәҗрибәле әти-әниләр. Алар инде озак еллар шушы җаваплы вазыйфаны башкара. Кайберләре хәтта берничә баланы олы тормыш юлына бастырды. Билгеле бу җиңел юл түгел, анда шатлык-сөенечләр генә түгел, борчулар да күп булгандыр. Тик күмәк көч белән без аны җиңә барабыз. Бик зур рәхмәт сезгә, - диде Нурзидә Гаптелганиева.


Бүгенге көндә Кукмарада тәрбиягә бала алып үстерүче 22 гаиләдә - 40 бала, 32 опекун гаиләдә 39 бала тәрбияләнә.
- Чит баланы гаиләгә алу - бик җаваплы эш. Син аны олы тормыш юлына әзерләргә тиеш. Монда әти-әниләрнең бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәве зур роль уйный. Балалар гаилә кыйммәтләрен белеп үсәргә тиеш, дип уйлыйм, - диде районда эшләп килүче “Игелекле” клубы рәисе Роза Шәйфетдинова. – Опекун гаиләләрнең һәрберсенең үз асыл ягы, үзенчәлекләре бар, һәм алар барысы да хөрмәткә лаек. Дини, хезмәт тәрбиясенә игътибар бирәләр, балаларны укыталар, төрле чараларда актив катнашалар. Иң мөһиме - әлеге гаиләләрдә балалар үзләрен бәхетле итеп хис итә.


Роза ханым белән Владимир Шәйфетдиновларның бу өлкәдә тәҗрибәләре зур. Алар тәрбиягә беренче балаларын 2010 елда алган булганнар. Бүгенге көндә дә дүрт бала үстерәләр.

Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев