Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада традицион мәктәп ярминкәсе узды

Анда район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмә тәкъдим итте.

Бүген «Добреев» кибете янындагы мәйданда Укытучылар һәм Өлкәннәр көне уңаеннан традицион мәктәп ярминкәсе үткәреле. Анда район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмә тәкъдим итте.

Сату нокталарында яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, дару үләннәре һәм пешкән әйберләрдән ни генә юк! Кукмаралыларның да ярминкәне зарыгып көтеп алганы сизелеп тора, шимбә иртәсе булуга карамастан, кеше күп иде. Ә бәяләргә килгәндә, бәрәңге – 10, кәбестә, кишер, суган – 15әр, вак суган – 70, чөгендер - 10, яшел борыч 40 сумнан тәкъдим ителде. Шулай ук биредә кура, бакча җиләге, урман чикләвеге һәм башка табигать нигъмәтләре дә табарга була иде.

«20 капчык бәрәңгенең берсе дә калмады, Аллага шөкер, сатып бетердек. 100 булса да җитмәс иде, халык бик яратып алды. Шулай ук вак суганга да ихтыяҗ зур. Анысын быел 100 килограмм орлыктан үстердек», - дип шаккаттырды Аш-Буҗи авылыннан Гөлия Сабирҗанова.

Мәктәп коллективлары да быел ян бакчаларында яшелчәләрне мулдан үстергәннәр.

«Безнең ярты гектар җиребездә ни генә юк: 2 мең төп кәбестә, кишер, суган, ташкабак, кабак, кыяр, борыч... – дип тезеп китте Түбән Үрәс мәктәбе директоры Ирек Гайнетдинов. – Ике теплицабызда карбыз, физалиска кадәр бар. Пешекчеләребез әлеге җиләк-җимеш, яшелчәләрдән төрле ризыклар әзерлиләр. 30 төп алмагачыбыз да мул уңыш бирде. Аны көн саен юып, ашханәдә балаларга куябыз. Шулай ук киптереп кампот ясау өчен дә кулланабыз. Барысы да витамин бит. Быел үзебездән арткан карлыганны җыеп 100 килограмм райпога тапшырдык».

Ирек Зыятдин улы шулай ук бакчаларына көзен кимендә ун трактор тирес кертеп сукалыйбыз, ә язын культивация ясатабыз, дип сөйләде. Шулай булмый ни, җиргә дә тәрбия кирәк.

Ә Кәркәүч мәктәбенең янбакча территориясе бер гектардан артып китә икән. Алар үзләренең алмагачлары, алла-гөлле чәчәкләре белән дан тота.

«Бездә бакчаның төп өлешен бәрәңге алып тора, шулай ук башка яшелчәләр дә урын җитәрлек. Икенче икмәкне 40 чиләк утыртып, якынча 350не җыеп алдык. Кәркәүч якларында туфрак әйбәт, шуңа күрә бер елны да уңыштан зарланганыбыз юк. Бакчабызда кура җиләге куаклары да күп. Ел саен практика вакытында балалар җиләк җыя иде, быел исә бөтен хезмәт укытучылар җилкәсенә төште. Ә менә күп җирдә алмагачлар җимешләрен күтәрә алмыйча сыгылып утырса, безнекеләр быел ял итте», - диде Кәркәүч мәктәбенең укытучысы, бакча эше буенча җаваплы Айнур Мухаметов.

Кәркәүчлеләр быел мәктәп яны участоклары буенча үткәрелгән район конкурсында өченче урын яулаганнар.

Ярминкәдә бик күңелле иде. Балалар көче белән әзерләнгән концерт номерлары еракка яңгырап, үзенә тартып торды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk