Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Татарстан кроссы» узды

Ярышта 300дән артык спортчы катнашты.

Җиһанда алтын көз булуына карамастан, бүген иртәдән җылы кояш нурлары иркәләде. Моның сәбәбе дә бар: Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионында Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2023» җиңел атлетика ярышы оештырылды.

Кукмарада «Татарстан кроссы» узды

Бирегә халык Сабантуйга килгән кебек агылды. Әлеге чарага район башлыгы Сергей Димитриев, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралылар җыелган иде. Катнашучылар төрле яшь төркемендә 1 чакрымга ярышты. Шулай ук VIP-узыш та үткәрелде.

Кукмарада «Татарстан кроссы» узды

«Бу чара Россия күләмендә оештырыла. Районыбызда кроссны ярыш буларак уздырабыз. 300дән артык спорт сөючеләр катнашыр дип көтелә. Призлы урын алучыларга медаль һәм грамоталар әзерләдек», — дип билгеләп үтте үз чыгышында Илсур Кәшәпов.

«Кыңгырау» балалар бакчасы мөдире Рузалия Гобәйдуллина да хис-кичерешләре белән уртаклашты: 

«Мондый чарадан бер ел да калмаска тырышам. 11 майда Казанда Раил Гатауллин тарафыннан оештырылган „Сәламәт иртә“ дигән марафон башланган иде. Мин шунда финалга үттем дә башкалада ярышта йөгерү бәхетенә ирештем. Шуннан бирле бүгенге көнгә кадәр һәр иртә сәгать 5тә торып йөгерергә чыгам. Бу бик җиңел бирелә. Йокым да туя, көн дәвамында эшем дә уңышлы бара. Менә шулай сәламәт яшәү рәвеше алып барам».

Кукмарада «Татарстан кроссы» узды

Әйе, спортның сәламәтлек нигезе икәнен аңлау беркайчан да соң түгел шул.
Район башлыгы да спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген ассызыклады.

«Шәһәребездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Спорт мәктәпләренә йөрүчеләр саны артсын, райондашларыбызның кимендә 70 проценты спортка тартылсын иде, дигән максат куябыз. Чөнки спорт ул — тормыш, спорт ул — сәламәтлек», — диде Сергей Димитриев. 

Спортның мөһимлеген белгән кукмаралылар бүген, беренчедән, үз көчләрен сынаса, икенчедән, саф һавада рәхәтләнеп ял итте.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk