"Татар егете - 2019" бәйгесенең финал өлешеннән фоторепортаж
Анда Күкшел, Зур Кукмара, Вахит һәм Купка авылларыннан килгән ир-егетләр көч сынашты.
Район мәдәният йортында "Татар егете - 2019" бәйгесенең финалы узды. Анда Күкшел, Зур Кукмара, Вахит, Купка авылларыннан килгән ир-егетләр көч сынашты.
Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, һөнәр, татар халык әкияте герое, сорау-җавап дигән өлешләрдән торды. Вахиттән Рамазан Мотигуллин җиңү яулады. Республика данын якларга Тюмень шәһәренә юллама алып, матур түбәтәй, диплом һәм Кукмара металл савыт-сабалар зоводынын истәлекле бүләге белән буләкләнде. Шулай ук калган егетләрдә үзләренә лаеклы номицалияләрдә җиңу яуладылар: "Зирәк егет" - Купкадан Ранис Галимов, "Сәләтле егет" Зур Кукмарадан Инсаф Халяутдинов, "Уңган егет" Күкшелдән Хаматдинов Алмаз. Аларга да диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев