Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада ташулар апрельнең 1-2нче декадасында көтелә

“Чиста шәһәр”, “Ремстройсервис” оешмалары табигать сюрпризларына әзер

Язның икенче ае - апрельгә керүебезгә карамастан, биек кар көртләре “шиңәргә” ашыкмый. Көннәр кинәт кенә җылытып җибәрсә, карлар тиз арада эреп, су басулар булырга мөмкин, дип сөйләшә халык. Туң тирән түгел икән, карның җиргә сеңеп бетүе дә бар.

Кукмара янгын-коткару гарнизоныннан алынган мәгълүматларга караганда,  районыбызда  ташулар апрельнең беренче-икенче декадасында башланыр, дип фаразлана.

- Бигрәк тә Лубян авыл җирлеге территориясендә катлаулы хәл туарга мөмкин. Соңгы 20 ел эчендә, суның күтәрелеше максималь  норма -750  сантиметрдан узып,  әлеге авылны өч тапкыр су басу очраклары булды. Уннан алып, илле бишкә кадәр хуҗалык зыян күрде, - ди гарнизон җитәкчесе Илмир Хәбибрахманов. -  Нократ һәм Лубянка елгаларындагы  су биеклегенең үзгәрешен Киров гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәгенең 2нче вакытлы гидропосты күзәтә. Су биеклегенең үзгәрешләре турында тәүлеккә ике тапкыр районның дежур-диспетчер хезмәтенә хәбәр ителеп тора.

Хәер, быел лубянлыларның күңелләре тыныч булыр кебек. Үткән елда биредә республика программасы кысаларында елга яры буйлап биек дамба төзелде, аның ян-яклары ныгытылып, өстенә вак таш җәелде.

- Ташу вакытында җәяүлеләр өчен күперне дә су басмас хәзер, - ди җирлек башлыгы Рим Фәхразиев.

- Әлеге дамба бик яхшы булды, “Кытай стенасы” дип атыйм мин аны, - дип сөйләде телефоннан хәбәрчебез Гүзәл Габбасова. – Быел ул ташуның җәелүенә юл куймас, дип ышанабыз. Үзем өй тирәсен кардан чистарттым, кар сулары агып китсен өчен күршем үз бакчасы буйлап тирән канау казый. Базларына су төшә торган кешеләр бәрәңге, кайнатма, тозланган яшелчәләрен өскә чыгаралар. Һәркем саклану, әзерлек чарасын күрә. Җирлек эшчеләренең дә урамда канау казыганнарын күреп калдым.

Районыбызда язгы ташуга каршы әзерлек эшләре башланды инде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин җитәкчелегендә су басуларга каршы комиссия төзелде.

- Оешмалар, мәктәпләр, медпунктларга - бина тирәләрен кардан арындыру, Кукмара юл төзү-ремонтлау участогына  юллардагы су агызгыч торба башларын ачу турында күрсәтмә бирелде. Моннан тыш, райондагы барлык буаларның торышын тикшереп, карап чыгачакбыз, - ди комиссия рәисе.

Шәһәр башкарма комитеты каршында да шундый ук махсус комиссия төзелгән, беренче чираттагы чаралар планы булдырылган.

- “Чиста шәһәр” оешмасы, “Ремстройсервис” идарә компаниясе тарафыннан  дежур бригадалар  билгеләнде. Су басу куркынычы туса, алар ярдәмгә киләчәк, техника да әзерлек сызыгында тора.  Әлеге оешмалар, “Эко-Сервис”, “Инженерлык челтәре” җитәкчеләре катнашында үткәрелгән  киңәшмәдә шушы хакта сөйләшү булды, - дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин.  - “Ремстройсервис” хезмәткәрләре күпкатлы йортлар түбәләреннән кар төшерәләр инде, моннан тыш йортлар тирәли  канаулар казый башладылар. “Чиста шәһәр” оешмасы су агызгыч торба башларын, канауларны ачарга кереште. Нурминкә елгасына аркылы егылган агачларны барлап, су бөялмәсен өчен кисеп, чистартып чыгу бурычы да куелды.

Бер елны, Нурминкә ташып,  Гагарин урамындагы  2а, 2б, 2в, 2г йортларның  су эчендә утырганнарын күпләр хәтерлидер әле. Быел шул йортларда яшәүчеләр алдан саклык чаралары күрү кирәклеге турында кисәтелде,  янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә аларга инструктаж үткәреләчәк, - ди Ринат Хәйруллин.

Узган елда Кукмараның Казанцев урамында яшәүчеләр дә Пенәгәр басуы үреннән агып төшкән су ташкыннарыннан зыян күргәннәр иде. Көзен анда “Чиста шәһәр” оешмасы көче белән, Садовая урамыннан башлап, “Агрохимсервис” оешмасына таба 500 метр чамасы озынлыктагы махсус канау казылган. Халык быел язгы сулар шул канау буенча агып китәр, дип өметләнә.

“Чиста шәһәр” хезмәткәрләренең исә Кукмараны кар-боздан арындырудан туктап торганнары юк.

- Оешмабызда ел әйләнәсендә тәүлек буе дежур тору оештырылган, телефоннан хәбәрләрне кабул итәбез. Безгә кагылышлы гадәттән тыш хәл була икән, тракторлар, машиналар чыгып китәргә әзер торалар, - ди өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтова. - Әлбәттә, су басуларга каршы тору өчен безнең тырышлык кына җитми, һәркемнең үз йорт-җире турында кайгыртуы, канаулар казуы кирәк.

Авылларга да шалтыратып, андагы хәлләрне дә белешергә булдык.

Сәрдекбаш авыл җирлегендә алты ясалма сулык бар. Уразай һәм Сәрдекбашта – плотиналар, Яңа Сәрдек һәм Тырыш, Югары Китәк авылларында – кечкенәрәк буалар. Алтынчы буа – Бакчасарайда, ул җәйгә генә су белән тутырыла икән.

-Көздән буалардагы суны бераз агызып киметтек. Язлыкта су керә һәм чыга торган торба башларын кардан ачып куйдык.  Мәктәп, балалар бакчалары, клуб җитәкчеләре составында су басуга каршы төзелгән комиссия үз эшенә җаваплы карый. Сәрдекбашта буаны карап тору өчен махсус кеше  - Айнур Якупов билгеләнде, - дип хәбәр итте буаларны тикшерергә чыккан җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев.

Чарлы авыл җирлеге башлыгы Эдуард Козловтан да:

-Буадагы суны агыздык, торбаларны ачтык. Юлларны, канауларны чистарттык. Халык үзе дә йорт-җир тирәли канаулар казу хәстәрен күрә, - дигән җавап ишеттек.

Кукмара янгын-коткару гарнизонында да язгы ташу вакытында җәлеп ителә торган оешмалар белән гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәшү турында сөйләшү булган. Гарнизон хезмәткәрләре,  мәктәпләрдә булып, укучыларга ташу вакытында  үз-үзләрен тоту турында әңгәмәләр үткәрәләр. Ата-аналарның да балаларына шул хакта аңлатуы кирәк.

Эльвира Мөбарәкшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X