Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Такси» операциясе бара

Лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алыначак.

11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр республикада «Такси» оператив-кисәтү операциясе узачак. Бу турыда Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Операция барган чорда лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алыначак. «Шулай ук тикшерү барышында транспортның техник торышына, путевой лист булу-булмауга да игътибар итәчәкбез. Такси хезмәте күрсәтүче чит ил гражданнары да тикшерүдән читтә калмаячаклар», - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk