Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада су белән тәэмин итү проблемалары һәм аны хәл итү юллары турында фикер алыштылар

Бу мәсьәләне хәл итү өчен су белән тәэмин итү объектларын төзү кирәк.

Быел, ике ай дәвамында яңгыр яумау һәм көннәр кору тору сәбәпле, сусызлык үзен тагын да ныграк сиздерде. Хәзерге вакытта Кукмара халкын су белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Бу юнәлештә турыдан-туры эшләүче хезмәтләр һәм подрядчы оешма җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә дә әлеге проблемалар һәм аларны тиз арада хәл итү юллары турында иде.

«Хәзерге вакытта Манзарас авылының Көньяк-6 микрорайонына керүче урамнарда су кертү буенча эш бара, аның гомуми бәясе 70 миллион сумны тәшкил итә. Быел Кукмара шәһәрен су белән тәэмин итү буенча да проект эшләнә. “Нур Баян” су зонасы территориясендә ике скважина бораулау, су бирүне арттыру һәм өзлексез тәэмин итү өчен өстәмә резервуарлар урнаштыру планлаштырыла. Беренче скважинаны бу көздә үк бораулый башлаячаклар», - дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев