Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада студентлар «WorldSkills Russia» чемпионатында «Агрономия» компетенциясе буенча көч сынаша

Республиканың биш районыннан килгән егетләр өч көн дәвамында биш модульдә эшләячәк.

Шушы көннәрдә Кукмара аграр көллияте базасында «WorldSkills Russia» яшь профессионаллар чемпионатының «Агрономия» компетенциясе буенча төбәк этабы уза. Анда Кукмара, Әтнә, Сарман, Чистай, Мамадыш районнарындагы һөнәри урта белем бирүче уку йортларында укучы студентлар катнаша.

WorldSkills Russia - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү өчен оештырылган чемпионат ул. Районыбыз студентлары да анда актив катнаша, төрле компетенцияләрдә үзләрен сынап карый. Быел исә агрономия буенча төбәк этабын үткәрү Кукмара аграр көллиятенә тапшырылган. Моның өчен уку йортында бер кабинет махсус җиһазландырылып, барлык шартлар да тудырылган.

«Чемпионатның беренче сайлап алу туры 4 декабрь көнне узды. Анда катнашырга республиканың җиде уку йорты теләк белдергән иде. Шуның берсе килә алмады. Ә җиңеп чыккан биш кеше бүген янәдән очрашты», - диде өлкән эксперт Ренат Дунаев.

Егетләр өч көн дәвамында «Үсемлекләрнең вегетатив үрчүе», «Туфракның агрохимик үзенчәлекләрен билгеләү», «Клейковинаның сыйфат күләмен билгеләү», «Чәчү орлыкларының сыйфатын билгеләү» буенча биш модульдә эшләячәк. Һәр модульгә икешәр сәгать вакыт бирелә, ә аларның хезмәтләрен экспертлар тикшереп күзәтеп тора.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk