Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча район чемпионаты узды

Ярышта 30 һәм аннан да өлкәнрәк яшь категориясендә көч сынаштылар.

Бүген Кукмара шәһәренең «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында Заһидуллина Кадрия Шәрифулла кызы истәлегенә өстәл теннисы буенча район чемпионаты узды.

Кадрия Заһидуллина Кукмара үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән. 

«Ул спорт белән актив шөгыльләнде – өстәл теннисы, волейбол, баскетбол уйнады, чаңгыда йөрде. Төрле ярышларда район данын яклый иде. Көчле холыклы булды, барысына да үзе иреште. Спорт белән шөгыльләнергә һәрвакыт вакыт тапты», - дип дусты турында хатирәләре белән уртаклашты Наилә Хәбибуллина.

Ярышта 30 һәм аннан да өлкәнрәк яшь категориясендә көч сынаштылар. Район башлыгы Сергей Димитриев та теннис уенында катнашты.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk