Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре тармак хезмәткәрләре, ветераннарга рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерделәр.

Бүген Кукмарада социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Чараның рәсми өлешендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина социаль хезмәткәрләр һәм ветераннарны тәбрикләде.

«Сез барыгыз да үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган һәм кайгыртуга мохтаҗ булган гражданнарга ярдәм итүгә багышладыгыз. Мәрхәмәтлелек, битарафсызлык, хезмәт сөючәнлек - социаль хезмәткәрләргә хас сыйфатлар. Сез кешеләргә өмет, яктылык бүләк итәсез», - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре дә бик күп җылы рәхмәт сүзләре һәм котлау сүзләре җиткереп, көн саен социаль хезмәткәрләр башкара торган эшнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиеваның сүзләренә караганда, Кукмара районында биш социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли. Бу өлкәдә 164 кеше хезмәт куя. Аларның игътибар үзәгендә халыкның барлык катламнары да бар. Социаль хезмәткәрләр ятим балаларга, инвалидларга, өлкәннәргә, аз керемлеләргә ярдәм итә.

Бу авыр, әмма шундый кирәкле һөнәр ияләрен бүләкләү бәйрәмнең тантаналы мизгеле булды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев