Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада шәхси хуҗалыкларга монокорм тәкъдим итеп тәҗрибә үткәргәннәр

10 көн өчендә сыерларның сөте 5-6 килограммга арткан

Терлекләрдән мул продукция, югары үсеш алыйм дисәң, иң беренче чиратта, аларны дөрес ашатуга зур игътибар бирергә кирәк, ди белгечләр. Мал азыгы рацион нигезендә төзелергә, балансланган һәм макро, микроэлементларга бай булырга тиеш. Вахитов исемендәге хуҗалыкта бу елның апрель аенда эшли башлаган азык цехы әлеге таләпләрне күздә тотып төзелгән.

- Киләчәктә мондый цехларны “Восток”, “Урал”, “Уңыш”, “Әсәнбаш-Агро” якларында да булдыру күздә тотыла. Әлеге цехларда җитештерелгән азыкны өч һәм аннан күбрәк сыеры булган шәхси хуҗалыкларга да кулай бәядән сатып бирү планлаштырыла. Шулай ук хуҗалык эшчеләренә аны печән, салам, ашлык урынына да алырга мөмкин булачак. Барлык уйлаганнар тормышка ашса, монокорм мал хуҗасының капка төбенә кадәр китереп биреләчәк, - дип аңлатты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев. – Сыерлардан мул продукция алу өчен протеинга, энергиягә бай азык кирәк, ә шәхси хуҗалыклар ашата торган фураж, саламда ул юк. Җәй буе печән, ашлык, саламын кайгыртканчы бу барлык кирәкле элементлары кушылган әзер азык була бит.

Азык цехы компьютерлаштырылган, эш тәртибе таблода күренеп тора. Азык граммына хәтле төгәллек белән ясала, моның өчен махсус үлчәүләр куелган. Әгәр нинди дә булса кушылманың массасы тулып җитми икән, чираттагы операция башкарылмый. Азык тиешле дәрәҗәдә болгатылып, монокорм буларак терлекләргә барып җитә. Билгеле, азык рационы, малларның группаларына карап, һәрберсенә аерым төзелә. Рацион составында 21 төрле азык кушылмасы бар: кукуруз, сыттырылган ашлык, жмых, премикс, тоз, печән, сенаж, силос һәм башкалар.

- Цех төзелеше 42 миллион сумга төште, - диде Вахитов исемендәге  хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина Федорова. - Хуҗалыкта, Тырыш якларын да кертеп, барлыгы  алты меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Малларга азык әлеге цехта әзерләнә. Бер терлеккә көндәлек азык әзерләү бәясе 250 сумга чыга. Шәхси хуҗалыкларга саткан вакытта әлеге суммага юл хаклары да өстәләчәк.

Тәҗрибә максатында, цехта ясалган терлек азыгын Вахит авылында күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга тәкъдим иткәннәр. Бу тәҗрибәдә катнашырга ике хуҗалык - бертуган Фәнил һәм Фәнзил Сәмигуллиннар теләк белдергән. Алар ун көн дәвамында сыерларын көтүгә чыгармыйча, шушы азыкны гына ашатып торганнар. Печән, салам ашап күнеккән сыерлар бу “тәмлүшкәне” ничек кабул иткәннәр соң? Бу турыда мал хуҗалары белән сөйләштек.

- Без ике сыер, үгезләр асрыйбыз, кош-кортлар тотабыз, - диде Фәнзил. – Хуҗалык, азык биреп, шундый тәҗрибә үткәргәнен белгәч, катнашып карарга булдык. Үзем дә Вахитов исемендәге хуҗалыкта оператор булып эшлим, шуңа күрә цехта җитештерелгән азыкның сыйфатын яхшы беләм. Сыерлар бу азыкка бер-ике көндә ияләнделәр. Башта бер сыерга көнгә 30 килограмм азык бирдек, аннан соң аны арттырырга туры килде, чөнки җитмәде. Монокормны ашатканчы, көнгә уртача унбишләп литр сөт бирәләр иде, аннан соң сөтләре егерме литрдан артып китте. Күрше районнарда мондый алым куллланыла икән дип ишеткән бар. Бездә дә кертелсә, бик яхшы булыр иде. Чөнки үзебез ашата торган азык составы ул хәтле бай түгел бит: иртә-кич салам белән башак бирәбез, ә төш турысында печән салабыз...

Фәнзилләрнең күршеләрендә генә яшәүче бертуганы Фәнилнең тормыш иптәше Гөлия дә сүзгә кушылды.

- Без маллар асрап көн күрәбез, сөт сату - төп керем чыганагы дияргә була. Шуңа күрә алты сыер, үгез, бозаулар тотабыз. Сөтне Вахитов исемендәге хуҗалыкка тапшырабыз. Соңгы айда 14 сум 12 тиеннән исәп-хисап ясадылар, - диде ул. – Без дә малларга  көндәлек салам белән башак бирә, печән сала идек. Монокорм ашата башлагач, сыерларның сөте күзгә күренеп артты, аны бирү туктатылгач кабат кимеде. Ирем дә, мин дә хуҗалыкта эшләмибез, шуңа күрә терлек азыгын сатып алабыз. Әгәр монокормны кулай бәягә сатып алу мөмкинлеге булса, билгеле, аңа өстенлек бирәчәкбез.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk