Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Шакир Шәрипов кубогына һәм Таһир Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде

Чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде һәм үзе дә уенда катнашты.

Бүген «Зилант» спорткомплексында спорт ветераны Шакир Шәрипов кубогына һәм тренер Таһир Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде һәм үзе дә уенда катнашты.

Килгән кунаклар Шакир абыйга алга таба да күңел көрлеге, сәламәтлек теләделәр, ә мәрхүм Таһир абыйны сагынып искә алдылар.

«Мин менә 53 ел инде теннис уйныйм, әле һаман да ташлыйсы килми. Инде өйдәгеләр дә йөрмә, диләр, тик шулай да күңел тарта. Сезнең барыгызга да спортка шундый мәхәббәт телим», - диде Шакир абый һәм килгән кунакларга, ярышны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Биредә шулай ук Таһир абыйның якыннарын да күрергә була иде. Улы Зөлфәт, кызы Зөһрә әтиләре турында истәлекләрне барладылар, тормыш иптәше Әлфия апа күз яшьләрен тыеп кала алмады.

«Әти бөтен тормышын спортка багышлады. Башкаларны да спорт белән яшәргә өнди иде, үзе озак еллар футбол уйнады, чаңгы, гер күтәрү, волейбол, кул көрәше, йөгерү – берсе дә калмады. Ул күп спорт төрләре буенча югары үрләр яулап, медаль, гармота-дипломнар белән бүләкләнде. Әти күпләр өчен үрнәк булгандыр, дип уйлыйм, чөнки ул көр күңелле, позитив кеше иде. Ул балаларны бик яратты, аларның уңышларына сөенеп яшәде. Ярышлар булса, аларны әзерлисе бар дип өйләренә хәтле барып ала, кайтарып куя, ә ракеткаларын җиренә җиткереп ясап бирә иде. Әти чын мөгаллим булды, эшен җиренә җиткереп башкарды. Балалар да әтиемне яраттылар, гел шалтыратып: “Таһир абый, бүген тренировка буламы?” – дип сорап-белешеп тордылар. Әти исә аңа әзерләнеп, балаларга термос белән чәйләр, тәм-томнар алып чыгып китә иде», - диде Зөһрә Мифтахова.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X