Кукмарада сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды
Килешүне Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Юкаменск районы муниципаль округы башлыгы Константин Бельтюков имзалады.
Бүген Удмуртия Республикасы Юкаменск районы муниципаль округы башлыгы Константин Бельтюков җитәкчелегендәге делегация Кукмарага килде.
Очрашу район Советы бинасында башланып китте. Район башлыгы Сергей Димитриев кунакларны районның социаль-икътисадый торышы, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, республика һәм федераль программалар буенча башкарылган эшләргә тукталды.
Бу көнне Россия Федерациясе Удмуртия Республикасы Юкаменск районы муниципаль округы һәм Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешүне район башлыгы Сергей Димитриев һәм Юкаменск районы муниципаль округы башлыгы Константин Бельтюков имзалады.
Тантаналы өлештән соң делегация вәкилләре киез итек-киез комбинаты кибетенә, Кукмара таш эшкәртү заводына керделәр, «Кукмара» сәнәгать паркында урнашкан оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев