Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Сабантуй ничек узачак: бәйрәм программасы

Сабан туе 13 июньдә Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла.

ПРОГРАММАДА:

- Балалар көрәше (10.00 сәгатьтә);
- ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә);
- Балалар уеннары: бүләк кисү (10.15 сәгатьтә);
- «Капитошки» балалар анимациясе зонасы эшчәнлеге (балалар өчен күмәк уеннар, аквагрим һәм башкалар, 11.00-16.00 сәгатьләрдә);
- Сабантуйны ачу тантанасы: театральләштерелгән пролог (11.00 сәгатьтә);
- Кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү (11.30 сәгатьтә);
- Ир-егетләр көрәше (12.00 сәгатьтә);
- Волейбол ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (12.00 сәгатьтә);
- Шахматчылар ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (12.00 сәгатьтә);
- Шашка ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (12.00 сәгатьтә);
- 3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар (12.15 сәгатьтә);
- Йөгерешчеләр ярышы: үсмерләр, кызлар, ирләр, хатын-кызлар (ат чабышы урынында, 12.00 сәгатьтә);
- Чүлмәк вату (12.30 сәгатьтә);
- Атлар чабышы (ат чабышы трассасында, 13.00 сәгатьтә);
- Турникта күтәрелү (13.00 сәгатьтә);
- Аякка капчык киеп йөгерү (13.00 сәгатьтә);
- 3 үлчәү авырлыгында гер күтәрү: яшүсмерләр, ир-егетләр, хатын-кызлар (13.30 сәгатьтә);
- Парашюттан сикеру (14.00 сәгатьтә);
- Капчык сугышы (14.00 сәгатьтә);
- Муенга аркан киеп тартышу: ир-егетләр (14.30 сәгатьтә);
- Чаңгы киеп йөрү (14.30 сәгатьтә);
- Әтәч куып тоту (14.30 сәгатьтә);
- Кашыкка йомырка салып йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар (14.30 сәгатьтә);
- Вертикаль колгага менү (14.50 сәгатьтә);
- Маст-рестлинг-таяк тартышу: ир-егетләр (14.50 сәгатьтә);
- Көянтәле сулы чиләк белән йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар (15.15 сәгатьтә);
- Аякка итек киеп йөгерү (15.30 сәгатьтә);
- Тачкага утырып йөгерү (16.00 сәгатьтә);
- СУМО көрәше (16.30 сәгатьтә);
- Көрәш батырларын бүләкләү (17.00 сәгатьтә).

Димче почмагы («Ике йөрәк» таныштыру клубы эшчәнлеге) – 10.00-15.00 сәгатьләрдә;

Татар кызлары конкурсы «Сабантуй гүзәле» (татар йорты ишегалдында) - 10.00 сәгатьтә;

Татар эстрадасы йолдызы Рифат Зарипов һәм аның иҗат төркеме чыгышы - 12.00 сәгатьтә;

Кукмара районыннан чыккан танылган җырчылар, үзешчән сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, фольклор коллективлар концерты - 14.00 сәгатьтә.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk