Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Сабантуй ничек узачак: бәйрәм программасы

Сабан туе 12 июньдә Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла.

Район Сабан туе 12 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә

ПРОГРАММАДА: 

- Балалар көрәше (11.30 сәгатьтә);

- ГТО мәйданчыгын ачу (10.00 сәгатьтә);

- Балалар уеннары (11.30 сәгатьтә);

- Балалар анимациясе зонасы эшчәнлеге (балалар өчен күмәк уеннар, аквагрим һәм башкалар, 11.00-15.00 сәгатьләрдә);

- Сабантуйны ачу тантанасы: театральләштерелгән  пролог (10.00 сәгатьтә);

- Кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү (10.30 сәгатьтә);

- Мәйдан уртасында интерактив уеннар-тимбилдинг (12.30-17.00 сәгатьләрдә);

- Ир-егетләр көрәше (13.00 сәгатьтә);

- Волейбол ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);

- Шахматчылар ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);

- Шашка ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);

- Аркан тарту (15.00 сәгатьтә);

- 3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар (11.30 сәгатьтә);

- Йөгерешчеләр ярышы: үсмерләр, кызлар, ирләр, хатын-кызлар (ат чабышы урынында, 12.00 сәгатьтә);

- Чүлмәк вату (12.30 сәгатьтә);

- Атлар чабышы (ат чабышы трассасында, 14.00 сәгатьтә);

- Турникта күтәрелү (14.00 сәгатьтә);

- Аякка капчык киеп йөгерү (12.30 сәгатьтә);

- 3 үлчәү авырлыгында гер күтәрү: яшүсмерләр, ир-егетләр, хатын-кызлар (12.00 сәгатьтә);

- Капчык сугышы (14.30 сәгатьтә); 

- Муенга аркан киеп тартышу: ир-егетләр (16.00 сәгатьтә); 

- Чаңгы киеп йөрү (15.30 сәгатьтә);

- Әтәч куып тоту (13.30 сәгатьтә);

- Кашыкка йомырка салып йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);

- Вертикаль колгага менү (14.00 сәгатьтә);

- Авыш колгага менү (15.00 сәгатьтә);

- Маст-рестлинг-таяк тартышу: ир-егетләр (14.50 сәгатьтә);

- Көянтәле сулы чиләк белән йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар (13.30 сәгатьтә);

- Аякка итек киеп йөгерү (13.45 сәгатьтә);

- Тачкага утырып йөгерү (16.00 сәгатьтә);

- СУМО көрәше (14.45 сәгатьтә);

- Көрәш батырларын бүләкләү (17.00 сәгатьтә). 

«Халыклар дуслыгы» ишегаллары эшчәнлеге – 9.00-18.00 сәгатьләрдә;

Ачык һавада музей эшчәнлеге – 10.00-17.00 сәгатьләрдә;

Димче почмагы («Ике йөрәк» таныштыру клубы  эшчәнлеге) – 10.00-15.00 сәгатьләрдә;

Сәүдә һәм туклану зоналары эшчәнлеге 10.00-18.00 сәгатьләрдә;

Татар кызлары конкурсы  «Сабантуй гүзәле» (татар  йорты ишегалдында) - 09.30 сәгатьтә;

Татар эстрадасы йолдызы Айдар Галимов һәм аның иҗат төркеме, Марат Галимов+Линара Батталова, Чулпан Йосыпова, Руслан Хәсәнов, Оливер Мукенди һәм башкалар чыгышы; Кукмара районыннан чыккан танылган җырчылар, үзешчән сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, фольклор коллективлар концерты – 11.00-17.00 сәгатьләрдә.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk