Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Сабантуй бәйрәме гөрләде

Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.

Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме. Ел саен кыр эшләре тәмамланганнан соң ул зурлап билгеләп үтелә. Безнең Кукмарада да әлеге бәйрәм елдан-ел үсә, яңара, матурлана бара.

Быел да Киндеркүл авылы янындагы тугайда районыбызның бердәм, дус күп милләтле халкы һәм төрле җирләрдән кайткан кунаклар рәхәтләнеп Сабантуйны бәйрәм итте, күңел ачты. 

Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.

Район үзешчәннәре, иҗат коллективларының чыгышлары аңа тагын да күтәренке кәеф, ямь өстәде. Төрле милләтләрнең тормыш-көнкүрешен чагылдырган ишегаллары да мәйданның матур бер бизәге иде. 

Сабантуйны район башлыгы Сергей Димитриев үзенең котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Бәйрәм кунаклары Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Вятка Аланы башлыгы Андрей Чернов, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллиннар иде. 

Бәйрәмдә кыр батырлары, алдынгы механизатор, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы берлеге җитәкчеләре, белгечләр, сәнәгать, төзелеш, социаль өлкәдә хезмәт куючылар, спортчылар бүләкләнде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk