Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада республиканың волейбол Федерациясе Президенты Кубогына сәнәгать оешмалары һәм авыл муниципаль районнары арасында IХ финал уеннары бара

Уеннарның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе, Татарстан волейбол Федерациясе Президенты Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Кукмарадагы «Барс Арена» һәм «Зилант» спорткомплексларында республиканың волейбол Федерациясе Президенты Кубогына сәнәгать оешмалары һәм авыл муниципаль районнары арасында IХ финал уеннары бара.

Уеннарның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе, Татарстан волейбол Федерациясе Президенты Фәрит Мөхәммәтшин да  катнашты.

Ул үзенең чыгышында: «Команда спорты патриотизмны берләштерә һәм тәрбияли. Бу катлаулы вакытта егетләр һәм кызларның,  җанатарларның килә алуы, хәтта спортчы ир-атларның тормыш иптәшләренең нәни балалары белән килүе дә коллективизм һәм бердәм команда рухы турында сөйли. Минемчә, волейболны, Татарстанның мәктәп волейбол лигасын, авыл һәм сәнәгать предприятиеләре арасындагы ярышларны үстереп, без республикабызда яшәүче төрле яшьтәгеләрнең сәламәтлеген ныгытабыз, спорт белән бергә булу мөмкинлеген бирәбез», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында волейбол Федерациясе Президенты Кубогы 2014 елдан бирле үткәрелә. Финал уеннарында җиңүче командаларга һәм призерларга волейбол инвентаре алу өчен сертификатлар тапшырыла.

Быелгы уеннарның финалында 8 команда катнашты. Сәнәгать предприятиеләре арасында «Татхимфармпрепараты», «Газпром трансгаз», «Татэнерго», «Казан-Восток-Сервис» командалары, районнар арасында призлы урыннар алу өчен Саба, Мамадыш, Актаныш һәм Буа муниципаль районнары командалары көч сынаша. 
 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X