Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада районында федераль программа буенча авыллар төзекләндерелә

Соңгы елларда Хөкүмәт тарафыннан авыл җирлекләрен үстерүгә аеруча зур игътибар күрсәтелә. Федераль һәм республика күләмендә уңышлы гына эшләп килүче программалар да шуны раслый.

- Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша быел һәрберсе 2,8 миллион сумлык 82 грантка дәгъва кылган идек. Район башлыгы Сергей Димитриевның тырышлыгы белән районга тагын өстәмә 15 грант бирелде, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. - Бүгенге көндә аларның барысы да районга кайтты һәм авыл җирлекләренә бүленде. Грант акчаларының 30 процентын җирле бюджет үз өстенә алырга тиеш булса, калган өлеше - федераль дәрәҗәдә һәм республикадан бирелә торган дәүләт ярдәме.
Җирлекләрнең берсе дә әлеге зур бүләктән читтә калмаган. Мисал өчен, быел Манзарас - сигез, Зур Кукмара, Ядегәр – җиде, Олыяз – алты, Кәркәүч – дүрт, Түбән Өскебаш өч грант буенча эш алып барачак икән.
- Без бер ел эчендә авыл җирлекләрендәге спорт һәм социаль объектларга мохтаҗлыкның күп өлешен башкара алачакбыз. Әлеге акчаларны кемдер балалар, футбол, хоккей мәйданчыклары төзүгә, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар алуга, ә кемдер җәяүлеләр өчен тротуар ясау, баганаларга яктырткыч лампалар кую, яу кырында ятып калганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләрне төзекләндерүгә тотачак. Күп кенә авылларда хәзер ял парклары да булдырылды. Янил җирлегенә керүче Вахит авылында Яр буен төзекләндерә башлаганнар иде, дәүләт ярдәме кысаларында анда хәзер күпер һәм җәяүле юллары да ясаячаклар. Ядегәрдә дә зур күләмле эшләр башкарыла. Югары Чура җирлеге исә Питрау бәйрәме уза торган мәйданны яңарта, анда ярымстадион формасында тамашачылар өчен утыргычлар куелачак, шулай ук сәхнә дә булачак, - дип сүзен дәвам итә район Башкарма комитеты җитәкчесе. – Башкарасы эшләрнең барысы өчен дә смета-проект документлары төзелде, һәммәсе тендор аша узып, подрядчылар билгеләнде. Шунысын да игътибарга алыйм: аларның күбесен үзебезнең төзелеш оешмасы хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр башкара. Әйтик, “Стройжилсервис” оешмасы җитәкчесе Илдар Фәләхетдинов бу юлы 29 грант отты. Алар мәйданчыкларның һәрберсен бетонлап, резина өслек куеп ясыйлар, койма белән әйләндереп алалар, шулай ук юлларны да төзекләндерәләр. Кече архитектура формалары (МАФ), спорт тренажерлары исә Россиянең күп кенә төбәкләреннән кайта.
Быел Березняк авылы клубына республика программасы буенча капиталь төзекләндерү уздырылган иде, грант акчалары ял зонасы, спорт мәйданчыклары ясау, тарихи һәйкәлне төзекләндерү өчен менә дигән ярдәм булачак. Балалар өчен уен-спорт мәйданчыкларының күбесе мәктәпләр, балалар бакчалары янына урнаштырылуы бербөтен зона булдыру максатыннан эшләнә.
Түбән Үрәс авыл җирлегенә һәрберсе 2,8 миллион сумлык өч грант бирелгән. Акчалар Үрәсбаш авылында – хоккей, ә Иске Очада балалар уен мәйданчыклары ясауга, шулай ук ике авылда да ял зонасы булдыру һәм төзекләндерү өчен файдаланылачак. Ял зоналарына 21 төрдәге конструкция: яңгырлардан        саклау өчен махсус өслек белән җиһазландырылган спорт тренажерлары, балалар шәһәрчеге өчен шугалак, атынгыч, карусель кебек җайланмалар кую планлаштырыла.
- Мәйданчыклар ясау өчен территорияләрне әзерләдек, ике авылда да тигезләп ком түшәлде. Подрядчылар тиздән эшкә керешәчәк, - ди җирлек башлыгы Ринат Шәмиев. – Быел үзара салым акчаларының 80 процентын юл төзекләндерүгә тотарга ниятләгән идек. Аңа 1 миллион 24 мең сум акча бар. Хәзерге вакытта эшне башкару өчен конкурста откан төзелеш оешмасы хезмәткәрләренең килүен көтәбез.
Ош.Юмья җирлеге дәүләт ярдәмен Ош.Юмья авылында – җәяүлеләр юлы, ә Иске Юмьяда ял зонасы һәм уен мәйданчыгы ясау өчен файдаланырга планлаштырган булган. Биредә инде эшләр төгәлләнү алдында.
- Смета документларын бүгенге көндә ялда булган җирлек башлыгыбыз Регина Романова әзерләгән иде. Мин исә июль аеннан аның эшен дәвам иттем, - ди Сергей Антонов. – Грантка башкарылган зур күләмле эшебез – Ош.Юмьяда Садовая һәм Мәктәп урамнарын тоташтыручы юл. Биредә җәяүлеләр өчен сукмак кына бар, һәм территория калкулыклы, бар җирне агач-куаклар, чытырманлык баскан иде. Авыл халкының тырышлыгы белән ул урынны бик яхшылап чистарттык. Сентябрь башыннан “Стройжилсервис” оешмасы хезмәткәрләре эшли башлады. Кыска гына вакыт эчендә биредә бетонланган юл һәм тротуар ясалды. Аның озынлыгы 260 метрны тәшкил итә.
Без килгәндә, юлның ян-якларын ныгыту өчен ком түшәү, җәяүлеләр күперен урнаштыруга әзерлек эшләре бара иде.
- Оштырма елгасының кушылдыгы авылны икегә бүлә. Биредә кайчандыр җәяүлеләр өчен күпер ясалган булган. Әмма ул бүгенге көндә бик начар хәлдә, аның аша йөрү куркыныч. Шуның өчен яңаны куячакбыз, - ди оешма бригадиры Данияр Ярмөхәммәтов.
Әлеге юл туп-туры мәктәп каршына чыга. Бу исә укучыларга да, кибеткә, балалар бакчасына килүчеләр өчен дә бик яхшы булачак. Җирлек башлыгы Сергей Антонов сүзләренә караганда, биредә юл читләренә агачлар утырту да планлаштырыла. Шулай ук яктырткыч утлар, эскәмия дә куярга ниятлиләр.
- Икенче грант буенча да эш бара. Иске Юмья авылында ял зонасы һәм балалар өчен мини-футбол мәйданчыклары ясыйбыз. Территориянең нигезе инде әзерләнде, бетонланды. МАФлар кайткач, аларны урнаштыра башлаячакбыз, - ди башлык.
Ош.Юмья җирлеге җиде авылны берләштерә.
Үзара салым акчалары хисабына быел Яңа Комар, Иске Юмья, Югары Юмья авылларында юлларга вак таш җәелгән, өлешчә зират коймалары төзекләндерелгән.
Бу эшләргә 1,7 миллион сумга якын акча тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X