Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада район Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Утырышта Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар катнашты.

Бүген Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау буенча конкурс комиссиясенең утырышы булды. Анда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар катнашты.
Конкурска ике кандидат – моңа кадәр район Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Гарифуллин Азат Харис улы һәм район милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Закиров Ильяс Гарәфетдин улы тәкъдим ителгән иде. “Һәр кандидат белән дә мин яхшы таныш. Икесе дә үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаралар. Кукмара һәр тармакта алгы позициядә тора, барлык дәүләт программалары уңышлы тормышка ашырыла, күп инвестицияләр кертелә, яңа эш урыннары булдырыла. Бу беренче чиратта район җитәкчелегенең урында эшне оештыруга сәләтле булуына бәйле. Азат Харисович район башлыгы Сергей Димитриевич командасында нәтиҗәле эшли, инициативалы, зур оештыру сәләте булуы белән аерылып тора. Мин Татарстан Президенты исеменнән аны яңадан шушы вазыйфага билгеләргә чакырам”, - диде Марат Җаббаров.
Соңыннан бу мәсьәлә дүртенче чакырылыш район Советының икенче утырышында каралды. Ачык тавыш бирү юлы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп моңа кадәр дә шушы вазыйфаны башкарган Гарифуллин Азат Харис улы сайланды.


Фото: “Трудовая слава”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk