Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Әлеге бәйрәмгә 320 бала чакыру алган.

Матур традициягә тугъры калып, ел саен балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме оештырыла. Быел анда уку алдынгылары, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, мобилизацияләнгән райондашларыбызның, хәрби хәрәкәт ветераннарының балалары чакырылган иде.

Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Балаларны район башлыгы Сергей Димитриев котлады һәм үзенең изге теләкләрен ирештерде.

«Сез төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз. Җиңүләрегез белән аның үсешенә зур өлеш кертәсез. Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт. Яңа ел ул һәркем өчен әкияти сихри бәйрәм һәм шулай булып калачак та. Яңа елда барлык хыяллар да чынга ашсын», — диде Сергей Димитриев.

Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Чыршы бәйрәменнән һәр бала искиткеч матур тамаша карап, бүләкләр алып таралышты.

Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk