Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар узачак

Комсомол мәйданында - концерт, музейда «Ачык ишек»ләр көне узачак. Шулай ук пенсионерлар мунча, чәчтарашханә хезмәтләреннән түбәнәйтелгән бәядән файдалана алачак.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда пенсионерлар өчен түбәндәге чаралар оештырылачак.

1 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Комсомол мәйданында бәйрәм концерты.

1-10 октябрьдә «Туган якны өйрәнү музее»нда ачык ишекләр көне.

Пенсионерлар, пенсия таныклыгын күрсәткән очракта:
-  Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 81а йорт адресы буенча урнашкан мунчада ярты бәягә юына алачак. 1, 3 октябрьдә -  ир-атлар, 2, 4 октябрьдә - хатын-кызлар көне,

- Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан чәчтарашханәдә хезмәт күрсәтү бәясе - 8 процентка,

- Колхоз базарында урнашкан остаханәдә  аяк киемен ремонтлау 10 процентка очсызландырыла.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk