Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча ярышты

Катнашучыларның һәркайсы район оешмаларында спортка зур игътибар бирелүен раслады.

«Зилант» спорткомплексында Кукмара районы оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре спартакиада уңаеннан өстәл теннисы буенча ярышты. Уеннар ир-ат һәм хатын-кызлар арасында оештырылды. 

«Спартакиадада 20ләп команда 10 спорт төре буенча көч сынаша. Катнашучылар инде чаңгыда узышты, мини-футбол уйнады, шулай ук волейбол буенча ярышлар бара. Ә бүген өстәл теннисы буенча үзләрен сынап караячаклар», - дип сөйләде яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов.

Судьялар сигналы буенча теннис ярышы башланып китте,  һәм ул җылы, дустанә шартларда узды.
Катнашучылар арасында район башлыгы Сергей Димитриев та бар иде. 

Уенчыларның һәркайсы район оешмаларында спортка зур игътибар бирелүен раслады. 

«Теннис өстәлендә район башлыгы Сергей Димитриевич белән көч сынаштык. Яхшы, лаеклы уенчы. Теннистан тыш, мин волейбол, баскетбол, футбол уйныйм. Безнең эштә спорт белән шөгыльләнү  хуплана», - дип билгеләп үтте район эксплуатация-газ хезмәтендә эшләүче Фәнис Яппаров.

Барлык спортчылар да яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Гадел көрәш буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

Ир-атлар арасында:

1 урын – Алмаз Гыйльмуллин (шәхси эшмәкәр), 

2 урын - Рөстәм Фәйзуллин («Зилант» спорт мәктәбе),

3 урын - Сергей Димитриев (Башкарма комитет).

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Наилә Хәбибуллина («Зилант» спорт мәктәбе),

2 урын - Рәзинә Хуҗина (МЧС),

3 урын - Миләүшә Гарифуллина (Башкарма комитет).

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев