Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада мунча ачылды

Мунча көнгә 450 кешегә хезмәт күрсәтә ала.

Бүген шәһәребезнең Степан Разин урамында җәмәгать мунчасы ачылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мунчаның директоры Геннадий Мешин һәм башкалар катнашты.

-Федераль һәм республика программалары кысаларында районда бик күп эшләр башкарыла. Без аларның барысын да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен эшлибез, - диде район башлыгы Сергей Димитриев үзенең чыгышында. - Мунча да бик кирәк иде. Менә ул, ниһаять, сафка басты һәм бүген үзенең ишекләрен ача. Анда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган . Бинада һәрчак тәртип, чисталык булсын, ул кешенең яратып йөри торган урынына әверелсен иде.

Мунча көнгә 450 кешегә хезмәт күрсәтә ала.

Тантаналы төстә ал тасма киселгәннән соң һәркем бина эченә узды һәм яңа мунча белән танышты.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk