Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада мәктәп компанияләренең район фестивале узды

Фестиваль кысаларында укучыларның үз куллары белән ясаган эшләнмәләр һәм сувенирларлардан күргәзмә-ярминкә һәм иң яхшы мәктәп бизнес-проектларын яклау оештырылды

Кукмарада мәктәп компанияләренең район фестивале узды. Аның кысаларында “Галактика” балалар иҗаты үзәгендә укучыларның үз куллары белән ясаган эшләнмәләр һәм сувенирлардан “Минем беренче бизнесым” дигән күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.

Югары Арбаш урта мәктәбе укучылары Рәзил Шаһивәлиев һәм Илһам Исламовлар мәктәпнең “ЭКО дулкын” бизнес-компаниясен тәкъдим иттеләр.

- Безнең компания бер ел эшли, аның составына 6 укучы керә. Бизнес-проектның асылы - каты көнкүреш калдыкларыннан эшләнмәләр ясау. Файдаланылмаган торбалардан без яктырткычлар, ачкычлардан сувенирлар ясыйбыз, тукымалардан телефоннарга тышлыклар тегәбез, шулай ук пластик шешәләрдән эшләнгән әйберләр дә күп, - ди Рәзил һәм Илһам.

Ә “Шарм” креатив идеяләр мәктәп компаниясен тәкъдим итүче 4нче урта мәктәп укучылары милли бизәкле тасмалар, яктылык кайтаргыч брелоклар, Георгий тасмаларыннан значоклар, шулай ук шәхси заказ буенча сувенир сумкалар чыгара. Укытучылары Альбина Якупова сүзләренә караганда, мондый продукция ясау идеясе балаларны кызыксындыру максатыннан туган. “Ни өчен балаларга үз хезмәтләре белән акча эшләү мөмкинлеге бирмәскә, дигән карарга килдек. Материалны күпләп Казаннан сатып алабыз. Безнең җитештерү рентабельле, чыгымнарны гына аклап калмый, хәтта керем дә алабыз, аннан балаларга хезмәт хакы түләнә. Продукциягә сорау зур,”, - диде ул.

Күргәзмә ахырында 8-11 сыйныф укучылары өчен берничә көн дәвамында барган “Фабрика-Балалар” эшмәкәрлек программасы эшенә йомгак ясалды һәм иң яхшы “Үз эшең” дигән мәктәп проектларын яклау үткәрелде. Укуларны, “Минем бизнес” кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында, “Эшмәкәрлек фабрикасы” фонды белгечләре үткәрде. Әлеге программа буенча 250 укучы һәм аларның җитәкчеләре белем алды.

- Сезнең шәһәрдә һөнәрчелек чәчәк ата. Күргәзмә шундый бай һәм матур итеп оештырылган. Дәрес барышында без Кукмарада талантлы, актив өлкән сыйныф укучыларың күп булуын ачыкладык. Алар җитештерү өлкәсендә генә түгел, ә хезмәт күрсәтү буенча да эшли алалар, - диде “Фабрика-Балалар” проекты педагогы Олеся Зәкиева.

Фестиваль нәтиҗәләре

5-9 сыйныфлар арасында
1 урын – Азалия Галиуллина (4нче урта мәктәп).
2 урын – Инзилә Гарипова (Туембаш мәктәбе).
3 урын – Динә Хәбибуллина (беренче гимназия).

10-11 сыйныфлар арасында
1 урын – Аня Никитина, Ангелина Капитонова, Жанна Федорова (Лельвиж мәктәбе).
2 урын – Илнур Вәлиев, Алинә Галимуллина (Нырты мәктәбе), Руфинә Миннеханова, Вероника Новокшонова, Ләйсән Хәлимова (Чарлы мәктәбе), Илүзә Мифтахова, Альмира Хафизуллина (күппрофильле лицей).
3 урын – Алина Спиридонова, Антон Романов (Ош.Юмья мәктәбе).

“Минем беренче бизнесым” дигән күргәзмә-ярминкә
1 урын – “Галактика” балалар иҗаты үзәге, Ош.Юмья урта мәктәбе.
2 урын – 4нче урта мәктәп, Туембаш төп мәктәбе.
3 урын – Чарлы урта мәктәбе, күппрофильле лицей, беренче гимназия.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk