Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Мәк» операциясе бара

Закон таләпләрен бозучыларга штрафлар саллы.

Ел саен республикада «Мәк» оператив-кисәтү операциясе үтә. Быел аның беренче этабы – 9-18 июльдә, икенчесе – 6-15 августта, ә өченчесе 10-19 сентябрьдә узачак.

«Операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарылачак. Бакчаларында зур күләмдә махсус үзләре чәчеп киндер яисә мәк үстерүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Әлеге закон декоратив мәк үстерергә яратучыларга да кагыла. Штраф күләме 300 мең сумга кадәр җитә. Шулай ук суд карары нигезендә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләргә, яисә ике елга кадәр ирекне чикләргә, яисә 2 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Җинаять эше дә кузгатылуы бар. Кайбер очракларда наркоманнар үзләре үк бакчаларга мәк, киндер орлыклары чәчеп китеп, билгеле бер вакыттан соң аны җыярга кереп, хуҗа кешенең үзенә дә зыян салып чыгарга күп сорамый. Шуның өчен иминлек хакында да онытмаска кирәк», - ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Илгиз Әхәтов.

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80 номерларына шалтыратуларын, kukmor16@mvd.ru электрон адресына хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев