Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада җәмәгать урыннарында рейдлар дәвам итә

Тәртип сакчылары кешеләрнең битлек һәм перчаткаларын тикшерә.

Бүген редакция хәбәрчесе хокук саклау органы вәкилләре белән Кукмараның берничә кибетендә булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: сәүдә нокталары хезмәткәрләре дә, сатып алучылар да перчатка, маска кию режимын намус белән үти.

Кукмара районының эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, закон бозучылар административ җаваплылыкка - 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штрафка тартылачак, әмма бу беренче тапкыр эләгүчеләргә кагыла. Кабат тотылган очракта штраф күләме 45 мең сумга кадәр артачак.

«Җәмәгать урыннарында, таксида битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бүгенге көндә генә дә 9 беркетмә төзелде. Суд тарафыннан барлыгы 570 тәртип бозу каралды, аларның 54енә кисәтү ясалды, ә калганнарына төрле суммадагы штраф яный. Гражданнарның бу режимга җитди карауларын күрү сөендерә, хокук бозулар саны ике тапкырга кимеде», - диде ул.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk