Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада волонтерлар үзәге ачылды

Ул актив һәм битараф булмаганнарны үзенә берләштерә.

Кукмарада волонтерлар үзәге - бердәм мәйданчыгы барлыкка килде. Ул актив һәм битараф булмаганнарны үзенә берләштерә. Әлеге үзәк «Ялкын» яшүсмерләр клубы базасында «Көмеш яшь» волонтерлары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында ачылды.

Кукмарада «Мәрхәмәтлелек үзәге» ачылды

«Бүген без Татарстанда 14нче волонтерлар үзәген ачтык. Бу — районның барлык волонтерлар җәмгыятен берләштерә торган социаль франшиза. Анда ярдәмгә мохтаҗлар да, активистлар да үз проектлары белән теләктәшлек сорап мөрәҗәгать итә алачак», — дип сөйләде Татарстан Республикасының волонтерлык мәгълүмат-ресурс үзәге директоры урынбасары Гүзәл Ганиева.

Кукмарада «Мәрхәмәтлелек үзәге» ачылды

«Көмеш яшь» волонтерлары үзәк ачылуны югары бәя бирде. Районда «Көмеш яшь волонтерлары» координаторы Инна Баһавиева фикеренчә, үзәк районның барлык волонтерларын берләштерергә, төрле максатчан төркемнәр белән уңай эш тәҗрибәсен таратырга ярдәм итәчәк.

Кукмарада «Мәрхәмәтлелек үзәге» ачылды

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, бүгенге көндә безнең район территориясендә 2,5 меңнән артык волонтер бар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk