Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Көзге каникуллар” акциясе узачак

Район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, районда балалар белән бәйле биш юл фаҗигасе булды, бер бала зыян күрде

Әле кайчан гына укучылар кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпләргә җыелган иде. Инде менә беренче чирек тә тәмамланып, балаларның көзге каникуллары да башлана. Шул уңайдан 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республикада “Көзге каникуллар” акциясе узачак. Әлеге чара балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелә.

-Быелның 9 аенда республикада балалар катнашында 429 бәхетсезлек очрагы теркәлде, аларда 13 баланың гомере өзелде, 453е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Районда балалар белән бәйле биш юл фаҗигасе булды, бер бала зыян күрде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Акция барышында ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә әти-әниләр һәм укучылар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрәчәк, тематик лекцияләр укылачак. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләргә, транспортын махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларга да таләпләр катгый булачак.

фото: район ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk