Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Кыргызстан Республикасының РФдагы илчелегенең киңәшчесе булып китте

Аның районга эш визиты бөек язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

Кукмарада эш визиты белән Кыргызстан Республикасының РФдагы илчелегенең киңәшчесе Эрмек Кыштобаев булып китте.

Шушы көннәрдә ул Казанда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты. Очрашуның төп темасы бөек язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган чаралар уздыру булды. Чыңгыз Айтматов Кыргызстанда туган булса да, аның тамырларында татар каны да ага. Чөнки язучының әнисе ягыннан бабасы Мәчкәрә авылында туган.

Кунак Кукмараның «Туган якны өйрәнү» музеенда булды. Музей хезмәткәре Эльвира Хәсәнова Ишмән шәҗәрәсе турында сөйләде. Язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым ягыннан Үтәмешләр нәселенә барып тоташуын нәкъ менә Ишмән шәҗәрәсе раслый.

Аннары ул 2008 елның октябрендә Чыңгыз Айтматов исеме бирелгән Кукмара беренче гимназиясе музеена юл тотты. Гимназия Чыңгыз Айтматовның тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча күпкырлы эш алып бара. Музей фонды язучы белән бәйле экспонатлар белән тулыландырыла.

Гимназия музеенда булганнан соң, Эрмек Кыштобаев кечкенә Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе һәйкәленә чәчәкләр салды.

Эрмек Кыштобаевның сәфәре Мәчкәрә авылында дәвам итте. Биредә ул Мөнир хәзрәт Йосыпов белән бергә тарихи мәчеттә, борынгы зиратта булды.

Кунакны шулай ук элек Чыңгыз Айтматовның бабасы Хәмзәнең йорты урнашкан урынга да алып бардылар. Хәзер биредә Мөнәвәрә һәм Назим Хәкимовлар яши.

«Билгеле булганча, Татарстан - бөек язучы, фикер иясе, дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматов өчен тагын бер туган җир. Сезнең районга килүемә бер дә үкенмәдем. Бу - күренекле кешегә зур игътибар биргән музей хезмәткәрләренең, район җитәкчелегенең зур хезмәте», - дип билгеләп үтте Эрмек Кыштобаев.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk