Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада кукурузны 8 меңгә якын гектарда игү планлаштырыла

Вахитлеләр исә әлеге культураны 2 мең гектарда үстерәчәкләр

Җиһанга яз килгәннән бирле кыр эшләре берсе артыннан икенчесен алыштырып, эзлекле рәвештә дәвам итә. Бүгенге көндә хуҗалыклар төп мәшәкатьләрнең берсе булган эшкә – кукуруз чәчүгә керештеләр. Быел районда әлеге культура сигез мең гектарга якын мәйданда игеләчәк икән. Аны чәчү технологиясендә әллә ни яңалыклар юк, тик шулай да кабатлау зыянга булмас, диде белгечләр Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар барышында.

Вахитлеләр кырлар патшасы булган кукурузны “Вахитов” җәмгыяте белән бергә 2 мең гектар җирдә игәргә планлаштыралар, шуның 600е - орлыкка, ә 1400 гектары силоска, диделәр. Бүгенге көндә кырда өч техника әлеге культураны чәчү белән шөгыльләнә икән.

- Башка елларны без бу вакытка чәчүне төгәлли идек инде. Быел соңгарак калынды. Туфрак озак өлгерә: яхшы гына күренгән басуларның уртасына кергәч, батып калуың бар, бик юеш, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. – Әлбәттә, Нырты якларыннан бирелгән җирләр хисабына чәчүлек мәйданнар да артты. Ике арада йөрергә туры килә, ул якынча 70-80 чакрымны тәшкил итә. Чәчү компаниясен тизләтү максатында, төнге смена да оештырырга туры килде. Киләчәктә бу проблемаларны төптән уйлап, техника белән тәэмин ителешне кайгыртырга һәм чәчүне вакытында башкарырга кирәк.

Быел да вахитлеләр машина-трактор паркын шактый баетканнар, соңгы дүрт айда егерме сигез миллион сумлык техника сатып алынды, диделәр. Бер сиптергеч кенә дә ун миллион сумга төшкән.

- Без мегаферма төзегәч, башка чыгымнарны бераз чикләгән идек. Тик заманадан артта калып булмый, паркны яңартырга туры килә, - диде хуҗалык җитәкчесе. - Билгеле, бәяләре дә кыйммәт инде. Акчасын чыгарып биргәндә авырсынасың, ә соңыннан шул агрегат белән башкарылган эш нәтиҗәсен күреп, сөенеп бетә алмыйсың.

Кукуруз чәчүдә эшләүче Югары Чура авылыннан Руслан Филиппов - безгә күптәннән таныш, тәҗрибәле игенчеләрнең берсе. Җитәкчеләр дә аны мактап кына телгә алдылар. Русланның әтисе Иван абый гомер буе хуҗалыкта тракторда хезмәт куйган икән. Аларны кукуруз чәчүчеләр династиясе дип тә атарга мөмкин.

- Укыган вакытта әтинең ярдәмчесе булып эшләдем. Аннан соң аның тракторына утырып, үзем кыр эшләрендә катнаша башладым, - диде Руслан. -Ә бу МТЗ-82,1 тракторын 2016 елда бирделәр. Әти хәзерге вакытта йөк төяүче булып хезмәт куя. Ул – минем өчен укытучы, нинди сорау туса да, һәрвакыт аның белән киңәшләшәм, миңа гына түгел, башкаларга да булыша.

Руслан үзе дә сыната торганнардан түгел, көнгә икешәр норма эш башкара икән.

- Кырга иртәнге сәгать биштә чыгып китеп, кичке сәгать сигездән дә иртә кайткан юк. Хезмәт өчен бөтен шартлар тудырылган. Басуга алып чыгып, ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар. Бер ашауның бәясе дә кеше ышанмастай – 5 сум бит, - диде механизатор. - Шәхси хуҗалыкта да маллар асрап көн күрәбез. Йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр күбрәк хатыным Людмила җилкәсенә төшә.
Семинарда катнашучылар бәрәңге игүче егетләрнең дә хәлләрен белделәр. Быел икенче икмәкне вахитлеләр йөз гектарда игәргә планлаштыралар. МТЗ-82 тракторын иярләгән Вахит авылыннан Илсур Шәйхетдинов бәрәңге утырту эшен башкара. Ә ярдәмчесе - Кукмара аграр көллияте студенты Булат Яруллин.

- Механизаторларга хезмәтләре өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Биш көнлеккә нәтиҗә чыгарылып, беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнә һәм аларга акчалата премия белән Мактау кәгазьләре тапшырыла, ә гаиләсенә рәхмәт хатлары җибәрәбез. Элеккедән калган матур традиция буенча алдынгы механизаторның тракторына күчмә флаг эленә. Шулай ук гомер бәйрәмнәре дә читтә калмый, - дип аңлатты хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина Федорова. - Ә чәчү төгәлләнгәннән соң, механизаторга, башкарган хезмәтенең сыйфатына карап, билге куела. Монда шулай ук аның хезмәттәге җаваплылыгы, тәртибе, башка күрсәткечләре исәпкә алына һәм, шуларның барысыннан чыгып, аның хезмәт хакы исәпләнә.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk