Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада  “Кукмара итекләре-2022” фестивале узды

Безнең репортажны карагыз 

Бәйрәмне карарга район халкы һәм кунаклары гына түгел, ә бөтен республикадан туристлар җыйналды. Комсомол мәйданы дәртле музыка, әйдаманнарның көч биреп торган тавышыннан гөрләп торды. Хәтта "суык бабай" да халыкны куркыта алмады. Берәүләр матур концерт номерларын тамаша кылды, икенчеләр дәртле көйләр астында биеде. Шулай ук биредә уңган райондашларыбызның алтын куллары белән җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм, әлбәттә, итекләр дә сатып алырга була иде. 
Фестивальдә Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Түбән Кама, Мамадыш, Питрәч, Әлмәт районнарыннан килгән командалар иҗади осталыкларын күрсәтте һәм спорт уеннарында көч сынашты. Быел да сабалылар беренчелекне бирмәде, афәрин!Командалар диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнде.
Бәйрәм ахырында килгән кунакларны татар эстрадасы артистлары Айрат Сафин һәм Радик Яруллиннар сәламләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk