Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада күп кенә төзелеш эшләрен "Домострой" җәмгыяте башкара

Бүгенге көндә җәмгыятьтә 150 кеше хезмәт куя

Элек-электән төзүче һөнәре иң соралган һәм кирәкле белгечлекләрнең берсе булып саналган, әле бүген дә ул үзенең абруен югалтмый. Төзүченең хезмәт нәтиҗәсе халыкның күз алдында: күпме торак йортлар төзелә, социаль объектлар сафка баса. Шул ук вакытта искеләре яңартылып, заманча төсмер ала, парк-скверлар, ишегаллары, урамнар төзекләндерелә. Төзүчеләрнең тырышлыгы белән Кукмарабыз да көннән-көн матурлана.

Районда башкарылучы төзелеш эшләренең саллы гына өлеше “Домострой” җәмгыятенә туры килә. Әлеге оешма 2015 елда эшли башлаган. 

- Бүгенге көндә җәмгыятьтә 150 кеше хезмәт куя. Эш күләменә карап, килешү нигезендә вакытлыча өстәмә кешеләр дә алырга туры килә, - диде җәмгыятьнең директоры Азат Нәбиев, оешма белән таныштырып. – Төрле төзелеш объектларында уналты бригада хезмәт куя, аларның барысына прораблар билгеләнгән. Егетләр һәммәсе дә – үз эшләренең осталары. Хезмәт хакларын вакытында биреп барырга тырышабыз, ул башкарган эш күләменнән чыгып түләнә. Төзелеш материаллары исә  күбесенчә үзебезнең Кукмарадагы кибетләрдән сатып алына, алар белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Кайвакыт әҗәткә дә алып торырга туры килә, шуңа күрә хәлгә кереп булышканнары өчен без аларга бик рәхмәтле.  Район җитәкчелеге дә һәрдаим ярдәм итеп тора.

Кукмараның үзәк урамы буенча барганда, Ленин бакчасы янындагы төзекләндерү эшләренә һәркемнең дә игътибар иткәне бардыр. Әлеге  бакчадагы ремонтны да “Домострой” оешмасы егетләре башкара икән. Җитәкченең сүзләренә караганда, элеккеге баскычлы тротуар тигезләп эшләнәчәк, эскәмияләр куелачак. Паркның эчендә дә төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Тарихи чыганакларга караганда, биредә чиркәү булган, диләр. Шуңа күрә проект нигезендә паркның үзәгенә аның кече архитектура формасы куелачак, бер өлешенә фонтан ясалып, баганаларга икенче ут фонарьлары урнаштырылачак. 

- Хәзерге вакытта Киндеркүл авылы янындагы Сабантуй мәйданында да төзекләндерү эшләре дәвам итә, - диде Азат Нәбиев. – Анда иске күпер сүтелеп, яңасы ясала. Мәйдан буенча бетоннан, агач материаллардан җәяүлеләргә юллар салына, сәхнәне дә зуррак итеп эшләү күздә тотыла. Бу урын Сабантуй үткәрү мәйданы гына түгел, ял паркы буларак та файдаланылачак. 

“Домострой” җәмгыяте эшчеләре Курган Сабан туенда да Кукмара ишегалды төзелешен югары дәрәҗәдә башкарып чыкканнар.

- Курганда бер айга якын 22 егетебез Кукмара ишегалдын төзеделәр. Бу – зур, саллы хезмәт. Ишегалды бик матур килеп чыкты, кунаклар да ошатканнардыр дип ышанабыз, - диде Азат Нәбиев. - Анда музей, Кукмара һөнәрчеләренең хезмәтләрен чагылдыручы биш павильон эшләнде, беседка, кунак өе, кое, коймак миче ясалды, ике капка торгызылды.
Мәктәпләр һәм балалар бакчаларына ремонт эшләре республика программасы нигезендә башкарыла. Оешма җитәкчесенең сүзләренә караганда, төзекләндерү сигез эш төре буенча алып барыла: түбә, тәрәзә, ишекләр алмаштырыла, ягулык системасы, санузел-электр челтәре яңартыла, азык әзерләү блогына, бинаның алгы ягына ремонт ясала һәм фундаменты ныгытыла. Бүгенге көндә Манзарас урта мәктәбе, Кукмара һәм Зур Сәрдек гимназияләрендә төзекләндерү эшләре төгәлләнгән инде. Ремонт Чарлы мәктәбендә, Кукмара аграр көллиятендә, “Гөрләвек” балалар бакчасында дәвам итә. Тиздән әлеге объектлар да куллануга тапшырылыр дип ышандырдылар. Шулай ук быел “Кыңгырау” балалар бакчасында 600 мең сумга уен мәйданчыкларына  ышыклаучы япмалар эшләнгән. 

- Барлык төзелгән объектларны да республиканың төп инвестицион-төзелеш идарәсе кабул итеп ала, - дип аңлатты оешма җитәкчесе. -  Ә эш барышын контрольдә тоту өчен идарәдән аерым куратор билгеләп куела. Материаллар тиешле дәрәҗәдә кулланыламы, акчалар исраф ителмиме дип, ул  һәр төзелешне игътибар үзәгендә тота. Объектлар тапшырылганнан соң,  аларга биш ел гарантия бирелә.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk