Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Кошлар бәйрәме үткәрелде

Анда сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды.

 

Бүген Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркта Кошлар бәйрәме үткәрелде. Анда сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды. 

«Галактика» балалар иҗат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, күргәзмәдә районның 32 мәктәбеннән бишәр укучының сыерчык оялары тәкъдим ителде. 

Чарада катнашучыларның хезмәтләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин танышты. 

Бәйрәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты белән үрелеп барды. Шулай ук чарада катнашучылар тәмле коймаклар, кайнар чәй белән сыйланды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk